ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2016 ел
якшәмбе

27 февраль көнне Район мәдәният йортында Иске Карамалы авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.


27
февраль, 2016 ел
шимбә

Район мәдәният йортында "Йолдызлык - 2016" сайлап алу туры узды.

Тойгелде авыл китапханәсендә авылның хөрмәтле кешеләре Закиров Язкәр Хатыйп улы һәм баянчы Кадыйров Мирзаһит Шамил улына багышланган "Без китәбез,сез каласыз" дип аталган искә алу кичәсе үтте.


26
февраль, 2016 ел
җомга
“Артикуляция һәм дикция” дигән темага ачык дәрес
25 февраль көнне Мөслим лицеенда «Музыка һәм рәсем дәресләрендә Сингапур структураларын куллану» дигән темага районара семинар үтте.

Февральнең соңгы җомгасында мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, район мәктәпләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре “Сәламәтлек көне” оештырдылар.

Район балалар китапханәсендә 26 февраль көнне“ Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән экскурсия үтте. Балалар китапханәнең бүлекләре һәм кечкенәләр өчен кайткан китаплар, җурналлар белән таныштылар. “Бездә бүген яңа китаплар” дип исемләнгән яңа китапларга информация сәгате үтте.

Метрәй авылы китапханәсендә "Ләйсән" балалар бакчасы балалары белән ""Иң татлы тел - туган тел”дип аталган әдәби- музыкаль кичә үткәрелде.

Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары hәм укытучылары Ватанны саклаучылар көненә багышлап бәйрәм концерты күрсәттеләр.

25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

25 нче февраль көнне Мөслим лицее базасында музыка, рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узды. Семинарда Мөслим, Сарман, Ютазы районы укытучылары чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International