Яңа Усы авылы китапханәсендә 1 март – Халыкара наркоманияга һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан “Наркомания һәм наркобизнес ” дип исемләнгән кичә үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче наркоманияның кайчан барлыкка килүе, Европага ничек килеп керүе белән таныштырып узды, презентация күрсәтте. Соңыннан карточкаларга язылган сораулар таратылды. Укучылар әлеге сорауларга төгәл һәм дөрес итеп җаваплар бирделәр. Алар наркоманияның куркыныч авыру китереп чыгаручы, гомерне кыскартучы афәт икәненә тагын бер кат инандылар.
Февраль аенда “Ел тәрбиячесе -2016” республика конкурсының муниципаль туры узды. Тәрбиячеләр үзләренең педагогик осталыкларын педагогик эшчәнлек барышында, иҗади лабораторияләрен презентацияләгәндә күрсәттеләр.
29 февраль көнне Район мәдәният йортында Мәлләтамак авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды
27 нче февраль көнне Казан шәһәрендә татар мәгърифәтчесе И.Хәлфин истәлегенә узган XI укучылар фәнни-гамәли конференциясе узды. 2 нче турга узган 170кә якын укучы секцияләргә бүленеп эшләделәр.
Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Исәнбаева Ю., Мөслим урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Миннебаева Г., Мари Бүләр урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шамукаева Э. һәм 11 нче сыйныф укучысы Нурисламова Е. рус мәктәпләрендә укучы рус телле балалар арасында үткәрелгән татар теленнән республикакүләм олимпиадада призер булдылар. Кызларны җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә уңышлар теләп калабыз!
25 нче февраль көнне Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта, мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып, кече яшьтәге мәктәп балаларының танып-белү эшчәнлеген активлаштыру” темасы астында башлангыч класс укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды.
26 нчы февраль көнне Тойгелде урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә УУГ формалаштыру һәм аларны бәяләү” темасына чираттагы семинары узды. Семинарда районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм ТРсы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире Айгөл Мөхәммәтҗанова да катнашты. Семинар барышында укытучылар 7,8 нче сыйныфларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен карадылар һәм заманча татар теле дәресләрен проектлаштыру, дәрескә анализ һәм үзанализ, гомумән, мәктәпләрдә милли мәгариф эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.