Педагог-җитәкчеләр – актив ялда

2016 елның 26 феврале, җомга

 Февральнең соңгы җомгасында мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, район мәктәпләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре “Сәламәтлек көне” оештырдылар. Моның өчен Вәрәшбаш авыл җирлегендәге сабантуй мәйданы кулай дип табылды. Төштән соң педагогларның зур коллективы, чаналар һәм ледянкалар  алып, авыл эчендәге чишмә янында җыйналды. Соңгы көннәрдә  һава температурасы нольдән югары булса да, кыш кышлыгын итә: җилнең салкынлыгы шактый сизелә иде. Шуңа күрә ир-егетләр дә, хатын-кызлар да уеннарда актив булдылар.   Канат тартуда да, ледянкага партнерларны утыртып узышуда да актив катнаштылар. Бигрәк тә таудан шуу күңелле булды: ледянкасы-чанасы белән бергә әйләнеп-тәгәрәп китүчеләр үзләре дә бала-чагадай шатландылар, карап торучылар өчен дә бу бик күңелле тамаша булды!

Сәламәтлек көненең ике бәйрәм аралыгында оештырылуыннан файдаланып, мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов барлык хезмәткәрләрне дә бәйрәмнәр белән тәбрикләде. Аннан педагоглар табын янына җыйналды. Вәрәшбаш авыл җирлеге, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы  хезмәткәрләре  мәгариф системасында эшләүчеләр  өчен чәй табыны әзерләгән иде. Саф һавада оештырылган уеннардан соң  самавырларда гөжләп кайнаган кайнар чәй бик урынлы булды. Барлык укытучылар да спонсорлар: шәхси эшмәкәр Гәрәйхан Мирхәйдәровка, Ирек Хәмәдишинга рәхмәтләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International