25 нче февраль көнне Мөслим лицее базасында музыка, рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узды.

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

       25 нче февраль көнне Мөслим лицее базасында музыка, рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узды. Семинарда Мөслим, Сарман, Ютазы районы укытучылары чакырылган иде. Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Каржавкина һәм музыка укытучысы Лилия Заянова 4 нче сыйныфта интеграль дәрес күрсәттеләр. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Г.Талипова һәм Э.Галиева рәсем сәнгате буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Шулай ук Сарман һәм Ютазы районнарыннан килгән укытучылар да төрле темаларга мастер-класслар күрсәттеләр һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Лицейның рәсем сәнгате укытучысы Касыйм Әмиров укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә әзерләгән иде. Мәгариф идарәсе методисты Л.Н.Арсланова семинар эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм семинарның иҗади, эшлекле булуына үз рәхмәтен  җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International