Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 26 феврале, җомга
26 февральдә Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Йосыпова 2 класс укучысы Зөләйха Хантимерова белән “Артикуляция һәм дикция” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес вокал күнегүләр белән башланды, төрле кызыклы танып-белү мәгүлүматлары, иллюстрацияле материаллар кулланылды. Дәрескә төрле планда репертуар сайланган иде, укучы белән укытучы арасында яхшы, дустанә иҗади хезмәттәшлек атмосферасына корылган бу дәрес укытучыларга бик ошады. Дәрес югары профессиональ дәрәҗәдә үтте. Һәр моментта укытучының куйган максатына ирешү өчен укучысына ярдәм итүе һәм үз эшенең остасы икәнлеге күренеп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International