ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга
28 апрель көнне Яр Чаллы шәhәрендә якташыбыз Иңбер Шафиков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсында сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге "Тургай" курайчылар ансамбле гран-прига лаек булды.

Бүген, 29 нчы апрель көнне, Аграр көллияте үз территориясе һәм Мөслим зиратында өмә оештырды. Ир-ат укытучы-мастерларыбыз һәм студент егетләребез Мөслим зиратына барып, корыган агачларны кисеп, ярдәмгә бик мохтаҗ булган каберләрне чистартып кайттылар.

Зиратларны чистарту – һәркемнең изге бурычларыннан берсе. Ачлы-туклы, авыр, күз яшьле сугыш корбаннарының каберләре аеруча зур игътибар үзәгендә булды.

Ә хатын-кыз эшчеләребез һәм студент кызларыбызга килгәндә, көллият территориясен киләсе яллар алдыннан наять итеп чистартып, агартып куйдылар.

“Чиста Мөслим” икеайлыгының беренче нәтиҗәләре дә күренә башлады: Мөслимебез көннән-көн чистарак, матуррак. Аны саклап, чиста килеш тоту бары үзебездән тора. Игелекле, изге эшләр эшләргә беркайчан да соң түгел. Сез дә безгә кушылыгыз!

Иртэгэ Мослим авылы зиратында узачак жыештыру хакында барыбыз да хэбэрдэрдер. Иртэнге 7:00 сэгатьтэн 8:00 сэгатьлэрдэ "Тугай", "Альпари" сэудэ узэклэре, Пушкина урамындагы йортлар ихатасыннан Зиратка автобуслар йориячэк. 


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Төйгелде авылы китапханәчесе "Габдулла Тукай баскан эзләрдән" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

”Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Очкын” активистлар хәрәкәте белән “Тегермән тавы” на өмәгә чыгалар...

Район мәдәният йортында балалар өчен  К. И. Чуковскиның "Мойдодыр" һәм "Тараканище" исемле мультфильмнары күрсәтелде.

27 нче апрель көнне Мөслимнең “Туган як” музеенда укучыларның районның фронтовик укытучыларына багышланган “Беркайчан да онытмасыннар...” дигән фәнни-практик конференциясе узды.

27 апрель көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы утрышы узды.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International