27 нче апрель көнне Мөслимнең “Туган як” музеенда укучыларның районның фронтовик укытучыларына багышланган “Беркайчан да онытмасыннар...” дигән фәнни-практик конференциясе узды. Конференциядә барлыгы 15 мәктәптән 20 укучы үзләренең эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге чарага фронтовик укытучылар Мансур Зиннуров, Әхсән Шәрипов чакырылган иде. Укучылар үз хезмәтләре белән районыбыз фронтовик укытучылары истәлегенә дан җырладылар.