“Тапкыр Кәҗә турында әкият”

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры “Тапкыр Кәҗә турында әкият” дип исемләнгән тамаша курсәттеләр. Район үзәгендәге балалар бакчалары һәм районыбыз мәктәпләренең башлангыч класс укучылары ике сменада курчак спектакле карадылар. Театр артистлары балаларга сюрприз да әзерләгән иде: малайларга-кызларга Тукай шигырьләрен сөйләттеләр һәм, бүләк итеп, Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аларга диплом тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International