Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 29 апреле, җомга
28 апрель көнне Яр Чаллы шәhәрендә якташыбыз Иңбер Шафиков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле гран-прига лаек булды, сәнгать мәктәбе укучысы Динар Гыйздәтов (җитәкчесе Радик Газизов) I дәрәҗә лауреат булды. Җиңүчеләр шәhәрнең “Чишмәләр” халыклар дуслыгы йортында узган гала-концертта катнаштылар, барысына да диплом hәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International