Бүген, 29 нчы апрель көнне, Аграр көллияте үз территориясе һәм Мөслим зиратында өмә оештырды. Ир-ат укытучы-мастерларыбыз һәм студент егетләребез Мөслим зиратына барып, корыган агачларны кисеп, ярдәмгә бик мохтаҗ булган каберләрне чистартып кайттылар.
Зиратларны чистарту – һәркемнең изге бурычларыннан берсе. Ачлы-туклы, авыр, күз яшьле сугыш корбаннарының каберләре аеруча зур игътибар үзәгендә булды.
Ә хатын-кыз эшчеләребез һәм студент кызларыбызга килгәндә, көллият территориясен киләсе яллар алдыннан наять итеп чистартып, агартып куйдылар.
“Чиста Мөслим” икеайлыгының беренче нәтиҗәләре дә күренә башлады: Мөслимебез көннән-көн чистарак, матуррак. Аны саклап, чиста килеш тоту бары үзебездән тора. Игелекле, изге эшләр эшләргә беркайчан да соң түгел. Сез дә безгә кушылыгыз!