Әдәби сәгать.

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе Балалар китабы көне уңаеннан, “Тургай” балалар бакчасында булды. “Балалар китабы сихри бер дөнья” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырды, презентация күрсәтте. Шулай ук әкиятченең нәниләр өчен иҗат иткән әкиятләре күңелләрдә яңартылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, китап күргәзмәсен карадылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International