2017 нче елның 4 апрелендә районда 2017 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс узды. Максат – авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсен арттыру.
Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең башлыгы, механизация һәм игенчелек буенча консультантлары, Дәүләт техника күзәтчелегенең җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән «Родные края – Туган як» агрофирмасы җәмгыяте һәм Исламов И.З. фермер хуҗалыгы җиңүче дип табылды.