Санитар-экология кысаларында 1 апрельдән 15 майга кадәр районда “ЭкоЯз” 2017 конкурсы үтә. Конкурста һәркем катнаша ала. Конкурсның номинацияләре:
Экомәктәп, Экогаилә, Экопредприятие, Эковуз, Экобакча (балалар бакчалары өчен); “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен); “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-биологик үзәкләре өчен).
Кокурс кысаларында территорияләрне төзекләндерү, санитар чистарту, флэшмоблар үткәрү, кече архитектура формалары төзү, агач утырту, сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, шигырь – җыр иҗат итү, төрле акцияләр, чаралар үткәрү планлаштырыла.