15 нче апрель көнне Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә “Глобальләштерү – хәзерге заман чынбарлыгы” исемендәге XI республикакүләм гуманитар фәнни-гамәли конференция үтте. Конференцияне оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Ерак Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы һ.б. Укучылар 13 секциядә эшләделәр.
14 нче апрель көнне Арча районы Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм Тукай укуларында Мөслим районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Айбулат Шафигуллин, “Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломына лаек булды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Шәфигуллина), «Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан» секциясендә Тат.Шуран төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Инзилә Фазлыева шулай ук III дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломына лаек булды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы В.М.Шаева), «Табигать - тиңсез хәзинә» (укучылар тарафыннан иҗат ителгән табигатьне саклау темасына язылган кечкенә хикәяләр) секциясендә Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Илүзә Кашапова актив катнашучы сертификатына ия булды.
Укучыларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.
15 апрель көнне район мәдәният йорты территориясендә субботник булды.
Район мәдәният йортында шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Яссир кызы Садриеваның юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып узды. Программада иҗатташ дуслары чыгыш ясадылар, шулай ук шагыйрәнең өр-яңа шигырьләре яңгырады.
В Юбилярга Россия Федерациясе Президенты.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды
“Кубәләк” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен ачык ишеклэр көне булып узды. Алар игътибарына «Барысын да белергә телим” исеме астында КВН (Р.Р.Абдуллина), рус теленнән “Маша идет в первый класс” эшчәнлеге(Р.В.Гиздатова), инглиз телендә “Теремок” әкияте курсәтелде(З.Р.Мөхәммәтова). Килгән кунаклар балаларның белемнәрен югары бәяләделәр.
V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы
Мәгариф идарәсе һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре...
Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә Косманавтика көненә карата әдәби кичә үткәрделәр. Әлеге чарада Юрий Гагаринның тормышы, эшчәнлеге белән таныштырылды. "Син космосны беләсеңме ?" темасына сорау-җаваплар әйтелде. Рәсем конкурсы үткәрелде, кичә ахырында җиңучеләр бүләкләнде.