15 нче апрель көнне Мөслим муниципаль районы Метрәй авылында гомер итүче Димиева Мәвлүфә Юнус кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Мәвлүфә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.