15 нче апрель көнне Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә “Глобальләштерү – хәзерге заман чынбарлыгы” исемендәге XI республикакүләм гуманитар фәнни-гамәли конференция үтте.

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

15 нче апрель көнне Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә “Глобальләштерү – хәзерге заман чынбарлыгы” исемендәге XI республикакүләм гуманитар фәнни-гамәли конференция үтте. Конференцияне оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,  КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Ерак Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы һ.б.  Укучылар 13 секциядә эшләделәр. Бу конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән барысы 3 укучы катнашты. “Татар әдәбияты” секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Аделина Әхмәдуллина, 7 нче сыйныф укучысы Азилә Нәҗмиева, “Русская филология” секциясендә 11 нче сыйныф укучысы Язгөл Тимеркаева чыгыш ясады. Алар II дәрәҗә Диплом һәм Лауреат Дипломы белән бүләкләнделәр.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International