ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

«2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» конкурс игълан ителде..

Үрәзмәт авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә авылдашлары, язучы Фәрит Гыйльминың (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) тууына 70 ел булу уңаеннан аның туып үскән йортында очрашуда булдылар. Фәрит абыйның бертуган апасы Фәридә апа аның бала вакытларын, тормыш юлы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Очрашу истәлеге итеп фотога төштеләр. Туганнары, якыннары бик канәгать калдылар.   

13 апрель көнне Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә якташыбыз, шагыйрә Лилия Яссир кызы Садриевага 55 яшь тулу уңаеннан "Күңелләр чәчәк тели!" әдәби-музыкаль кичә уткәрелделәр. Китап күргәзмәсе эшләнде, презентация курсәтелде. Шагыйрәнең иҗаты белән таныштырылды, аудиториягә аның шигырьләренә язылган җырларын тәкьдим ителде.

Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Косманавтика көненә карата  "Син космосны беләсеңме?" дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар.

Ташлыяр авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Иксез-чиксез күк бит ул" дип исемләнгән викторина уздырды.

Яңа Усы китапханәчесе “Йортларга - китап нуры” кысаларында Бикмәч авылында гомер итүче Миннигулова Роза Абдулгәрәй кызының өендә булды.

Метрәй авылы китапханәчесе "Аклык хисе" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

12-13 апрель көнне субайлар урнаштырдылар.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе лаеклы ялдагы укытучылар Хәдичә апа һәм Ягъфәр абый Вәҗиевларның өйләрендә булды.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Тугаш авыл мәдәният йортында балалар өчен "Безгэ 70 төрле һөнәр дә аз!" исемле бильярд һәм шашка уеннары үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International