13-15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, ерак һәм якын 15 чит илдән 400 ләп делегат катнашты.Безнең районның делегаты булып форумда
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе,
татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева Эльмира Васыйл кызы катнашты.
Бөтендәнья Татар конгрессы һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелә торган форумның девизы - "Хатыннарның бүгенге көнге беренче вазыйфалары - Ана телен саклау" иде.
Пленар утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Делегатларга ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде.