ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп яны лагеры балалары өчен экскурсияләр

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гариза бирүчеләргә бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү турында мәгълүмат бирә

Үрәзмәт авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Бөтендөнья әйләнә-тирә мөхитне саклау көне" нә карата балалар белән "Табигатьне сакла!" исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында дару үләннәре турында сөйләнелде, табигатьне саклауның әһәмияте һәм "Кызыл китап" ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында әйтелеп үтелде. Балаларга бигрәк тә кызыклы табышмакларга җавап табу охшады.  Әңгәмә чәй табыны артында тәмамланды.

Мәктәптә җәйге лагерь эшли башлады. 

 

Шуганка авыл мәдәният йортында шагыйрь  А.С.Пушкинның туган көненә багышланган кичә булып узды. Биредә укучылар язучының "У лукоморья дуб зеленый ", "Сказка о царе Салтане" шигырьләрен сөйләделәр, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук район җирлегендә урнашкан  Пушкин скверы турында да әңгәмә алып барылды.

Чиста Яр» акциясе

Бүген, массакүләм велоузышның маршруты билгеле булды... 

 Санитар-экологик икеайлылык тәмамланды

5 июнь көнне Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә шагыйрә Эльмира Шарифуллинага  70 яшь тулу уңаеннан  "Баллы балачак" исемле әдәби кичә үткәрде. Әлеге чарада аның тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре һәм "Мәкәрҗә кунаклары", "Уйландыра да, көлдерә дә" исемле китаплары белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International