6 июнь көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе лагере базасында Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында А.С.Пушкинның туган көненә багышланган "Бөек рус теле" дип исемләнгән тематик чара булып узды.
Рус.Шуган авыл мәдәният йортында Балаларны яклау көне уңаеннан конкурс-уенлы театральләштерелгән бәйрәм булып узды. Балалар чарадан бик кәнагать калдылар.
Рус Шуган авылы китапханәчесе балаларга "Детство-это Ты и Я" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә "Күңелле стартлар" балалар белэн спорт уеннары оештырдылар. Укучыларга спорт белән дус булсаң,сәламәт булулулары ,сәламәт булсаң гына уз теләгеңә ирешеп булуын анлатылды.
Метрәй авылы китапханәчесе, балалар белән шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан, "Хәерле иртә, туган җирем!" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.
Рус.Шуган авыл мәдәният йортында тематик дискотекка булып узды.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесендә якташ шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан телдән журнал уздырылды. Укучыларга шагыйрәнең әсәрләре тәкъдим ителде,биографиясе белән таныштырылды.
Рус.Шуган авыл мәдәният йортында балалар белән рус язучысы А.С.Пушкин турында әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында язучының иҗаты белән таныштырылды. Шулай ук катнашучылар арасында викторина үткәрелде.
Баек авылы китапханәчесе Эльмира Шарифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан "Баллы балачак" исемле әдәби кичә уткәрде. Язучының тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре белән таныштырды. Китап сөючеләргә китаплары укырга тәкъдим ителде.