5 июнь көнне Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә шагыйрә Эльмира Шарифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан "Баллы балачак" исемле әдәби кичә үткәрде. Әлеге чарада аның тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре һәм "Мәкәрҗә кунаклары", "Уйландыра да, көлдерә дә" исемле китаплары белән таныштырды.