Үрәзмәт авыл мәдәният йортында "Бөтендөнья әйләнә-тирә мөхитне саклау көне" уңаеннан "Табигатьне сакла!" исемле әңгәмә булып узды.

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Үрәзмәт авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Бөтендөнья әйләнә-тирә мөхитне саклау көне" нә карата балалар белән "Табигатьне сакла!" исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында дару үләннәре турында сөйләнелде, табигатьне саклауның әһәмияте һәм "Кызыл китап" ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында әйтелеп үтелде. Балаларга бигрәк тә кызыклы табышмакларга җавап табу охшады.  Әңгәмә чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International