Шуганка авыл мәдәният йортында шагыйрь А.С.Пушкинның туган көненә багышланган кичә булып узды. Биредә укучылар язучының "У лукоморья дуб зеленый ", "Сказка о царе Салтане" шигырьләрен сөйләделәр, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук район җирлегендә урнашкан Пушкин скверы турында да әңгәмә алып барылды.