"Карлыгач" балалар бакчасы. Уртанчылар төркемендә " Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән экологик акция тәмамланды. Акциядә ике җимлек ясаган Касыймовлар гаиләсе I, ә Гильмановлар гаиләсе II урын алды. Балалар җимлеккә килгән кошларны зур кызыксыну белән күзәтәләр, җим салалар.
Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасының ике кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме узды. Балалар чыршының матурлыгына карап сокландылар, аңа багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият персонажлары керделәр. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Шайхайдарова Г.Д. һәм Фәтхетдинова Г.М. җитәкчелегендәге театр коллективы "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнашып "Нурлы сәхнә" номинациясендә җиңүче булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Территориаль усеш булеге
Территориаль усеш булеге
Футбол сөюче Мөслимлеләр өчен
Өстәл теннисы сөюче мослимлеләр өчен
Территориаль усеш булеге