Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Шайхайдарова Г.Д. һәм Фәтхетдинова Г.М. җитәкчелегендәге театр коллективы "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнашып "Нурлы сәхнә" номинациясендә җиңүче булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан театр коллективына фестивальнең зона этабында катнашканы өчен Диплом тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең "Әкият" курчак театры бинасында узды.