Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 29 декабре, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның каникул чорында боегып утырырга бөтенләй вакытлары юк. Чөнки мәктәптә план нигезендә көн дә мавыктыргыч чаралар оештырыла. Бу көннәрдә рәсем сәнгате һәм фортепиано бүлеге укучылары ачык һавада күңел ачты. Укытучылары һәм сыйныфташлары белән бергә балалар кардан төрле фигуралар ясадылар, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Уеннардан һәр бала күтәренке кәеф белән кайтып китте. Өстәвенә саф һавада вакыт уздыру кеше сәламәтлеге өчен нык файдалы. Район күләмендә узган массакүләм чараларда да катнашалар безнекеләр. Үзәк чыршыны ачу тантанасында, мәсәлән, сәнгать мәктәбенең иң алдынгы, талантлы укучылары чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International