Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасының ике кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме узды. Балалар чыршының матурлыгына карап сокландылар, аңа багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият персонажлары керделәр. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.