"Карлыгач" балалар бакчасы. Уртанчылар төркемендә " Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән экологик акция тәмамланды. Акциядә ике җимлек ясаган Касыймовлар гаиләсе I, ә Гильмановлар гаиләсе II урын алды. Балалар җимлеккә килгән кошларны зур кызыксыну белән күзәтәләр, җим салалар.