ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

   21-февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан үзәк китапханәдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең "Гайлә һәм балаларга ярдәм күрсәтү" бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Тукай мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашында "Тапкырлар тапмый калмас" дип аталган кичә - викторина үтте. Кичәне үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге һәм үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде.

"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркеме 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләр катнашында "Супер әтиләр" исемле спорт-күңел ачу чарасы үткәрде.Концерт номерлары белән үрелеп баручы әлеге чарада балалар да,әтиләр дә төрле уеннарда үзләренең җитезлекләрен сынадылар.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе
Эльмира Галиева сыйныфында белем алучы балаларның ата-аналары, җыелышка килгәч сувенир итекләр ясарга өйрәнде.

"Ләйсән" балалар бакчасы 2 нче уртанчылар төркеме музейда кунакта...

Узган атнаның җомга көнендә Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы район мәдәният йортында узган мәдәният хезмәткәрләренең коллегия утырышында катнашты.

2018 елның 15 февралендә Мөслим узәк шифаханәсенеӊ 2017 елныӊ эш нәтиҗәләре буенча җыелыш узды.

    16 нчы февраль  көнне Мамадыш шәһәренең  академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее базасында  академик  К.А.Вәлиев истәлегенә багышланган Идел буе фәнни-гамәли конференциясе үтте.  Бу конференциядә катнашучылар төрле секцияләрдә үзләренең фәнни-тикшеренү, иҗади проект эшләрен тәкъдим иттеләр.

Мөслим лицеенда “Туган тел” көненә багышланган чаралар үтте. 5 сыйныфлар өчен уен-викторина уздырылды, укучылар татар әдипләре турында белемнәрен күрсәттеләр, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. 7-8 сыйныфлар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Л. Я. чыгышын тыңладылар.

Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З. Мөслим гимназиясенең 9 Б сыйныф укучылары өчен "К 75 годовщины Сталинградской победы" дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Балаларга презентация күрсәтелде, китап -журналларга күзәтү ясалды, җиңү турында шигырьләр укылды. 

            Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим лицееның 9 А-Б сыйныф укучылары өчен "Җилкәннәр җилдә сынала" исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Чарада халык язучысы Фәнис Яруллинның туунына 80- ел тулу уңаеннан  презентация күрсәтелде, шулай ук укучылар шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны да тыңлап үттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International