16 нчы февраль көнне Мамадыш шәһәренең академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее базасында академик К.А.Вәлиев истәлегенә багышланган Идел буе фәнни-гамәли конференциясе үтте. Бу конференциядә катнашучылар төрле секцияләрдә үзләренең фәнни-тикшеренү, иҗади проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Айсылу Шәйдуллина татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә уңышлы чыгыш ясады һәм III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Аның фәнни җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гыйлфанова.