2018 елның 15 февралендә Мөслим узәк шифаханәсенеӊ 2017 елныӊ эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга куелган бурычлар буенча сәламәтлек саклау министрыныӊ урынбасары Фатихов Ильдар Разин улы, Мөслим районы хакимият башлыгы Муллин Рамиль Хәмзә улы, авыл советы, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды.
Бүләкләнде: Ильясова Миләүшә Әзһәр кызы- врач-эпидемиолог ярдәмчесе, Гимева Әлфия Ризатдин кызы- Мәллә-Тамак фельдшер-акушерлык пункты мөдире, Әгъләмова Кәдрия Мидхәт кызы - кече медицина хезмәткәре, Валиева Гөлфия Илгиз кызы - оператор ЭВМ, Талипова Рәзинә Әхнәф кызы - физкультура инструкторы.