Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 20 феврале, сишәмбе
Узган атнаның җомга көнендә Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы район мәдәният йортында узган мәдәният хезмәткәрләренең коллегия утырышында катнашты. Район башлыгы Рамил Муллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашында мәдәният хезмәткәрләре узган 2017 елга йомгак ясады. Сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова да залда утыручыларны өстәмә белем бирү учреждениесенең узган елдагы эшчәнлеге белән таныштырды. Утырыш ахырында бертөркем коллегаларыбыз зур бүләкләргә ия булды. Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Азия Заһидуллина һәм рәсем бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов Татарстанның “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгелесенә лаек булдылар. Укыту эшләре буенча директор урынбасары, фортепиано бүлеге укытучысы Румия Деникаева, халык уен кораллары бүлеге укытучысы Дилбәр Салихҗанова, җыр бүлеге укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International