Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 20 феврале, сишәмбе
Инде хәбәр иткәнебезчә, Мөслим сәнгать мәктәбендә узучы ата-аналар җыелышлары яңа форматта оештырыла башлады. Узган атнада рәсем сәнгате бүлеге әлеге чараны мастер-класс формасында үткәрде. Эльмира Галиева сыйныфында белем алучы балаларның ата-аналары, мәсәлән, җыелышка килгәч сувенир итекләр ясарга өйрәнде. Мастер-класс вакытында алар шулай ук балаларның уку урыны, өлгереше, мәктәптәге яңалыклар белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International