30 нчы март көнне Мөслим авылы “Ләйсән” балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре семинары узды.
Мөслим гимназиясе укучысы Бариев Илһам “Казан математик мәсьәләләрдә” темасы астында узган II республикакүләм яшьләр мәктәбе- конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, “Татарстан географиясе” номинациясендә җиңүче итеп табылды. Җитәкчесе – Мөслим гимназиясенең математика укытучысы Заялова Л.Н.
Метрәй авылы китапханәчесе, мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә, "Нәүрүз, түрдан уз" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды.
Иске Карамалы авылы китапханәсендә "Ихлас" әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.
«Канатлы Зилант» Бөтенроссия бадминтон турнирында финал уеннары башлана
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты халык театры инде ничә еллар үз тамашачысын яңадан-яңа сәхнә әсәрләре белән сөендереп килә. Сонгы елларда музыкаль әсәрләр куюга йөз тотып эшләүче коллектив быелгы театр сезонында Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” музыкаль комедиясен сәхнәләштерде. ТР республиканың XVIII Идел-йорт” фестиваль-конкурсы кысаларында әлеге әдәби ядкарьне үзешчән театр коллективы (режиссеры З.С.Фәрхутдинова) 29 нчы март көнне Минзәлә тамашачысына тәкъдим итте. 5пәрдәлек спектакльне тамашачылар бер сулышта карап, Мөслим халык театры артистларын кайнар алкышларга күмде. Әдәби телебезне, мәдәни гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап килүче театр эшчәнлегенә бу зур бәя иде.
Мөслим муниципаль районы делегациясе һәм бер төркем ата-аналар Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад районындагы шефлыкка алынган 14258 нче номерлы хәрби частьта хезмәт итүче райондашлар янында булып кайттылар.
КЧС утырышы узды
1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре 2,9 процентка индексацияләнә. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.