Зифа Басыйрова исемендәге  район мәдәният йорты халык театры, Минзәлә тамашачысына Ф.Бурнашның  “Яшь йөрәкләр” музыкаль комедиясен  сәхнәләштерде

2018 елның 30 марты, җомга

Зифа Басыйрова исемендәге  район мәдәният йорты халык театры инде  ничә еллар  үз тамашачысын яңадан-яңа сәхнә әсәрләре белән сөендереп килә. Сонгы елларда   музыкаль әсәрләр куюга йөз тотып эшләүче коллектив быелгы  театр сезонында  Ф.Бурнашның  “Яшь йөрәкләр” музыкаль комедиясен  сәхнәләштерде. ТР республиканың  XVIII Идел-йорт”  фестиваль-конкурсы кысаларында  әлеге әдәби ядкарьне  үзешчән театр коллективы  (режиссеры З.С.Фәрхутдинова)  29 нчы март  көнне Минзәлә тамашачысына тәкъдим итте. 5пәрдәлек спектакльне тамашачылар бер сулышта карап,  Мөслим халык театры артистларын кайнар алкышларга күмде. Әдәби телебезне, мәдәни гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны   саклап килүче театр эшчәнлегенә бу зур бәя иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International