Иске Карамалы авылы китапханәсендә "Ихлас" әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Берләшмәгә яңа әгъзалар - Кәлимуллина Дилә, Кәлимуллина Раушания, Абдуллина Гөлназ кабул ителделәр. Шулай ук 27 апрельдә район масштабында Иске Карамалыда узачак үзешчән шагыйрьләр өчен шигырь конкурсына әзерлек эшләре дә каралды. Конкурс якташ шагыйрь Харрас Әюп истәлегенә багышлана.