Әмәкәй авылы китапханәчесе "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде.
Метрәй авыл китапханәчесе, Фоат Садриевның "Таң җиле" әсәренә 25 ел тулу уңаеннан, 4нче сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл үткәрде.
Югары Табын авылы китапханәчесе халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрне барлау һәм өйрәнүгә багышланган "Наши истоки. Читаем фольклор" дигән рәсәйкүләм акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
30 март көнне, З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Крәш-Шуран авыл җирлеге үзешчәннәренең "Авылымның айлы кичләре" смотр-концерты булып үтте.
29 март көнне Торыш авыл клубында "Мөнәҗәтләр кичәсе" дип исемләнгән чара булып үтте.
30 март көнне Тат.Бүләр авыл мәдәният йортында Исәнсеф авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан, ярминкә булып узды. Садик балалары бик күңелле һәм матур чыгышлар ясадылар.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча пособие бирү шартларын һәм вакытын яхшы якка үзгәртүне күздә тоткан законны әзерләргә кереште. Шул хактагы мәгълүмат норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән.
Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, Дусай мәдәният йортында, күрше авыл мәдәният хезмәткәрләре белән яңа эш алымнары буенча әңгәмә утте.
Сикия авыл клубында "Ахирәтләр" түгәрәгенә йөрүче авылдашлар белән "Ислам дине" дигән темага әңгәмә үтте.
Татмедиа "АҖ филиалы - "Мәгариф" журналы Мөслим муниципаль районының мәгариф идарәсе Татарстан Язучылар берлеге оештырган V нче Республикакүләм "Фоат Садриев укулары-2018" чарасында "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләр актив катнашты.Педагоглар якташ язучылар иҗатына багышланган чыгышлар ясап, төрле дәрәҗәдәге диплом һәм серификатларга ия булдылар. Тәрбиячеләребезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез!