Мөслим муниципаль районы делегациясе һәм бер төркем ата-аналар Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад районындагы шефлыкка алынган 14258 нче номерлы хәрби частьта хезмәт итүче райондашлар янында булып кайттылар.
Хәрби часть территориясенә килеп кергәндә үк әхлакый сәламәт климат, җаваплы һәм югары профессианализм белән эшләүче команда составы хезмәт итүе күзләргә ташланды. Бүгенге көндә әлеге частьта 17 мөслимле Ватан каршында булган бурычларын үтиләр. Аларның хезмәте белән якыннан танышу хәрби часть командиры Виктор Михайлович Буйволов белән очрашудан башланды. Командир бүлмәсенең ишек бусагасыннан атлап кергәндә үк райондаш-солдатлар өчен йөзебез кызарыр кебек түгел иде. Чыннан да командирлар сүзләреннән Мөслим егетләре башка солдатлардан тәртиплелек, оешканлык һәм һәр хәрби бурычны җиренә җиткереп башкарулары белән аерылып торалар икән.
Сәфәрнең максатлары итеп әлеге частька шефлык күрсәтү, дуслык җепләрен ныгыту һәм хезмәттәшлекне дәвам итү бурычы да куелган иде. Делегация егетләрнең хәрби хезмәт көнкүреше белән дә танышты, казармалардагы тудырылган шартларны үз күләре белән күрделәр. Солдатлар буш вакытларында газета укый яки спорт белән шөгыльләнәләр, якыннарына хат язалар, телевизордан тарихи-патриотик кинолар, төрле тапшырулар карыйлар, шулай ук шәхси гигиена мәсьәләләре дә читтә калмый, автомат кер юу машиналары да бар. Ял көннәрендә якыннары белән телефоннан сөйләшү мөмкинлеге дә бирелә.Туклануга килгәндә дә зарланучылар юк. Солдатларга менюдагы ашларны сайлап алу мөмкинлеге дә тудырылган.
Мөслим районы делегациясе традиция буенча егетләребезгә күчтәнәчләр – махсус пешерелгән Мөслим икмәге, чәкчәк, шулай ук әти-әниләре җибәргән күчтәнәчләрне һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Армия!!! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атка әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. “Кадак даганы, дага юрганы, юрга батырны, батыр Ватанны саклый” – ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр сафында районыбыз егетләре булу безнең өчен горурлык.