ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары белән балалар бакчасы тирәли сәяхәт итү.Кулга кул тотынышып, парлы көе колонна ясап йөрергә өйрәнү.

Уртанчылар төркеме мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.

"Кояшкай" балалар бакчасының әзерлек төркеме үзәк китапханәдә экскурсиядә булды. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы табышмаклар һәм гыйбрәтле әкиятләр дә әзерләгәннәр иде. Балалар вакытларын бик күңелле үткәрде.

28 июль көнне  Тугаш мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Резеда  Шәрәфиева һәм Равиль Галиевларның "20 ел бергэ - фарфор туй!" дип аталган  концерты булды.

Бөртеклеләрне урып-җыю барышы.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча Комиссия утырышы узды.

30 нчы июль көнне Метрәйнең "Мирзанур" паркында балалар өчен "Шаян туп" исемле күңелле чара уздырылды. Балаларга туп белән бәйле булган уеннар тәкъдим ителде. Алар вакытларын бик  күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, үзләренең җитезлек  һәм тизлек  хәрәкәтләрен арттырдылар.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Михайловка авылы китапханәчесе "Чебурашка" балалар бакчасы нәниләре белән "Дружба крепкая не сломается" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Баек авылы китапханәсенең "Оста куллар" түгәрәгенә  йөрүче балалар белән әңгәмә үтте.

"Без - табигать балалары" берләшмәсенең чираттагы утырышы флористлар көненә багышланганды. алалар кыр үсемлекләре, чәчәкләрен танып белүләре буенча викторинада, чәчәктән гөлләмә һәм чәчәк бәйләмнәре төзүдә ярыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International