Мөслим районы "Карлыгач" балалар бакчасының уртанчылар төркеме мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Музей үзебез яшәгән төбәкнең тарихы, үткәне, бүгенгесе турында. Балалар музей хезмәткәре Закиева Йолдыз Камил кызының, Тимкин Равиль Ильдар улының сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар.