31 июльгә 2900 гектарда бөртеклеләр уңышын җыю уздырылды, район буенча уртача уңыш гектарыннан 28,4 ц/га. «Туган як», «Намус», «Август-Мөслим» хуҗалыклары, Исламов И. З., Әюпов Р. М. фермерлары басуларында 51 комбайн эшли, барысы да ике механизатор белән тәэмин ителгән. Бер үк вакытта басу-кырларда туфракны көзгә чәчү әзерлек эшләре алып барыла.