Метрәй мәдәният йортында "Уңган хуҗабикэлэр" клубына йөрүчеләр өчен ял кичәсе оештырылды. Алар үзләренең кышка әзерләнә торган салат рецептларын, тәмле итеп кыяр тозлау ысулларын һәм төрле җимешләрдән компот ясау серләрен ачтылар.
26 нче июль көнне Баек мәдәният йортында яшьләр арасында теннис ярышы узды. Чараның максаты: теннис уенын үстерү һәм популярлаштыру, уенчылар арасында уен тәҗрибәсен үстерү, каникулларны дорес файдалану, актив сәламәт яшәү рәвешенә теннис яратучыларны җәлеп итү.
Яңа Карамалы авыл клубы директоры "Без бәхетле балачак иленнән" дигән исем астында балалар белән әнгәмә оештырды. "Бәхет сүзен син ничек аңлыйсын?" дигән сорауга балалар уз фикерләрен һәм уйларын әйттеләр. Аларның җаваплары үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Әңгәмәдән соң, балалар истәлеккә фотога тоштеләр.
Су коену тыела!
27 нче июль көнне “Мөслим туган як музеенда”...
Бакчада борчак җитеште."Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балаларына борчак кузагын куру,тотып карау,ачу бик кызыклы булды.Балалар аның төсен,формасын,ашарга яраганлыгын белделәр.
"Күбәләк" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Печән базары"н ачу тантанасында һәм "Яшел Мөслим" акциясендә актив катнашты.
Тугаш авылы китапханәчесе «Күп укыган - күп белер!» дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.
16 нчы июль көнне Үрәзмәт мәдәният йортында, мәктәп яшендәге балаларны "Иминлек почмагы" белән таныштыру оештырылды. Балаларга алкоголизм, наркомания һәм тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрнең зыяны турында сөйләнде.
Ташлыяр авылы китапханәсе авыл яшьләре арасында теннис ярышы үткәрде.