30 нчы июль көнне, Мари Буләр авыл клубында балаларга "Җәй" темасына багышланган рәсем конкурсы оештырдылар. Чарада, 6 яшьтән 12 яшькә хәтле булган балалар катнашты. Балалар кояшны, салават күперен, төрле болын чәчәкләрен, җәйге төсләрне кертеп рәсем ясадылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле булды, алар үзләренең яхшы кәефләрен рәсемдә төшерергә тырыштылар.