Мөслим районының демографик хәле

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Мөслим районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча, җирлегебездә июль аенда 19 бала туган. Шуларның 10сы – малай, 9ы – кыз бала. Ел башыннан бу сан 94не тәшкил итә: 46 малай һәм 48 кыз бала. Июль аенда – 29 кеше, ел башыннан 198 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 17 пар язылышкан, 2 гаилә таркалган. Ел башыннан 58 пар үз гаиләсен корды, ә 36 пар өчен гаилә учагы сүнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International