ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

8 нче август көнне Ташлыяр мәдәният йорты хезмәткәрләре каникулда ял итуче балалар белән "Балыкчылар көне" уздырды. Балалар Мәллә елгасында балык тоттылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Иң күп балык тотучы, иң зур балык тотучылар белән бергә башкалар да тәмле бүләкләр алдылар.

 

Урып-җыю кампаниясе чорында һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Район мәдәният йорты агитбригадасы «Намус» агрофирмасы  ҖЧҖ игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Механизаторлар өчен аларның күңелләрен күтәрерлек, алар яраткан     матур  җырлар  яңгырады. Җирле  артистларның  чыгышларын  кыр хезмәтчәннәре бик  җылы  каршы  алдылар. Һәр номер өчен гөрләтеп  кул чаптылар.  Күңелле җыр-биюләрдән соң  механизаторларның  кәефләре  күтәрелеп китте, эшкә  дәрт өстәлде. 

   Тат.Бүләр авылы китапханәсе Роберт Миңнуллиның 70 еллык юбилее уңаеннан "Дөньяда сүзем калыр" дип аталган әдәби кичә уздырды.

8 нче август көнне Мөслим муниципаль районы вәкилләре Казан шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында уздырылган секциядә катнаштылар.

"Миләшкәй" балалар бакчасында "Шигырь көне үтте". Балалар үзләре яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

 “Ләйсән” балалар бакчасының иң кечкенә балалары  әкренләп адаптация чорын үтәләр. Үзләренең яраткан уенчыклары белән уйныйлар.

  “Кояшкай” балалар акчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә кунакка керделәр.Балалар кызыклы китаплар белән таныштылар, әкият тыңладылар һәм өстәл уеннары уйнадылар.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Балаларны автобусларда ташу буенча киңәшмә  узды

Көндәлек оператив фараз

Ниhаять, Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International