ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

 7 август көнне Яңа Карамалы авыл клубы мөдире, Япониядагы - Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренең корбаннарын искә алу көнен үткәрде. Ул балалар белән әңгәмә оештырды, соңыннан шәмнәр кабызып бер минутлык тынлык ясадылар.
 

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Мөслим эчке эшләр бүлеге балалар һәм яшьләр белән эшләүче инспектор Камалетдинов Алмас Азгамович белән очрашу булып узды.Ул балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды,юлда сак һәм уяу булырга өндәде.

Семинар үтте.

Метрәй авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан "Әйдәгез дуслашабыз!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

Тукай районында урнашкан “Звездный” лагеренда әниләр һәм балалар сменасы эшләде. Анда безнең районнан да ике гаилә ял итте. VII халыкара яшьләр белем бирү “Сәләт” форумында безнең гаиләләрдә тәрбияләнүче ике бала катнашты.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә сәламәтлек атналыгы дәвам итә.Иртәнге якта шәхси гигиена турында сөйләшсәк, көндез саф һавада аякларны чыныктырдык.

11 август көнне "Яшьлек" спорт комплексында  "Дуслар истәлегенә" багышланган футбол турниры уткәреләчәк.

Метрәй авыл китапханәсендә "Дустыңны китапханәгә алып кил" акциясе дәвам итә. Шул акция кысаларында яңа китап укучы Альберт Сабирҗанов китап белән бүләкләнде.

Югары Табын авылы китапханәсендә балалар язучысы, М. Җәлил, А.Алиш, Г. Тукай исемендәге бүләкләр, Г. Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллинның 70 яшенә багышланган "Шагыйрь гомере - аккошлар юлы" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. 

   Балалар язучысы, шагыйрь, М.Җәлил исемендәге бүләк иясе, Г.  Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, А.Алиш исемендәге, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан “Балаларга шатлык өләшүче” исеме астында китапханәгә яратып йөрүче балалар өчен шигырь кичәсе үтте. Шагыйрьнең иҗат юлы һәм китаплары белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International