Мөслим районында 100нче бала туды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Ниhаять, Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде! Муллагалиевлар Айтуган hәм Резеда гаиләсендә ике малайларыннан сон көтеп алынган кыз туды. Матур даталы көнне 2018 елның 8нче августында алар бәбиләренә беренче документ – туу турында таныклык алырга килделәр. Без Муллагалиевлар гаиләсен кызлары туу белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Балаларыгыз сәламәт, тәүфикълы, акыллы булып үссеннэр һәм сезгә hәрвакыт шатлык-бәхетләр генә китереп торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International