Район мәдәният йорты агитбригадасы «Намус» агрофирмасы  ҖЧҖ игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Урып-җыю кампаниясе чорында һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Район мәдәният йорты агитбригадасы «Намус» агрофирмасы  ҖЧҖ игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Механизаторлар өчен аларның күңелләрен күтәрерлек, алар яраткан     матур  җырлар  яңгырады. Җирле  артистларның  чыгышларын  кыр хезмәтчәннәре бик  җылы  каршы  алдылар. Һәр номер өчен гөрләтеп  кул чаптылар.  Күңелле җыр-биюләрдән соң  механизаторларның  кәефләре  күтәрелеп китте, эшкә  дәрт өстәлде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International