ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

9 август конне МЦ«Мизгел» яшьләр үзәге  специалистлары  хэм "Игелек уят"волонтерлары «Наркотиклар урынына без спортны сайлыйбыз»дигэн акция уткерделәр.

  Иске Карамалы авыл китапханәчесе балалар өчен юбиляр-шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс үткәрде. Чара ачык һавада үтте.

    6 нчы август көнне укуда һәм спортта алдынгы булган, мәктәп тормышында актив катнашкан бер төркем укучылар Казан шәһәрендә уза торган “Тартария” исемле 16 көнлек лагерьга ял итергә киттеләр.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Табиб белән очрашу...

Бүген Михайловка мәдәният йорты директоры, балалар белән Элемтә авылындагы мәчеткә экскурсия оештырды.  Расих Хәзрәт балалар белән әңгәмә үткәрде, Коръәнне укып күрсәтте һәм  балаларны 1 нче октябрьда башланачак  гарап телен өйрәнү дәресләренә чакырды. Экскурсия ахырында балалар тәмле чәй белән сыйландылар.

6 нчы август көнне Иске Карамалы мәдәният йортында Хиросимада атом бомбасын шартлату нәтиҗәсендә хәлак булган корбаннарны искә алуга багышланган  чара булды.  Укучылар "Хиросима икенче көнне" дигән  видеоязма карадылар, Садако исемле кызның тарихы белән таныштылар. Чара ахырында укучылар корбаннарны искә алып хәтер шәмнәре кабызып бер минутлык тынлык ясадылар.

8 нче август көнне Баланлы мәдәният йортында  "Җиңел бирелми җиңү" дип исемләнгән шашка-шахмат ярышлары узды. Уен азагында беренчелекне Бәдриев Мөхәммәт, икенче урынны Гайсина Инзилә, өченче урынны Хасанова Рената алдылар. Җиңүчеләр кечкенэ буләкләргә ия булдылар.

Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү

Янарыш "Микрорайонында» 7 урамны газлаштыру буенча киңәшмә  узды

Мәдәният объектларында капиталь ремонт


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International