Сәнгать мәктәбе ветеран-укытучылар белән очрашты

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр  ункөнлеге дәвам итә. Аның кысаларында бүген сәнгать мәктәбе коллективы ветеран-хезмәткәрләрен хөрмәтләде. Мәктәбебездә төрле елларда укыткан укытучылар, техник хезмәткәрләр – барысы бергә мәктәпнең бүгенге коллективы белән очрашып, бергә эшләгән елларын искә алды, мәктәпнең бүгенге тормышы турында сөйләште. Өлкәннәребез өчен концерт программасы бүләк ителде. Ветеран-хезмәткәрләребезгә рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар ясаган кул эшләнмәләре дә тапшырылды. Соңыннан кунаклар чәй табыны артында хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International